+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 март 2020, 18:50

Радий Хәбиров "Сәламәтлек сәгате" үткәрде

Башкортстан Хөкүмәтендә республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән "Сәламәтлек сәгате"ндә беренчел медицина звеносын модернизацияләү проекты карадылды. Мөгаен, икътисадка ярдәм итәргә кирәк булу сәбәпле, программага чыгымнар кыскартылыр.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, проект федераль Сәламәтлек саклау министрлыгында хупланган.
Аңа медицина учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, җиһазлар, автотранспорт белән тәэмин итү, кадрлар белән тәэмин итү һәм тармакны санлаштыру кергән.
Проектны финанслау 59 миллиард сум күләмендә билгеләнгән, шуның 53 миллиард сумы федераль бюджеттан бүленергә тиеш.
"Сез зур һәм кирәкле эш башкардыгыз, тармакның бик вак детальләргә кадәр ихтыяҗын анализладыгыз. Әмма шуны аңларга кирәк: хәзерге шартларда республика мондый зур акчаларга өметләнә алмас.
Әмма федераль казнадан хәтта норматив 16 миллиард сум да безнең медицинага үсештә көчле алга китәргә мөмкинлек бирәчәк. Республикада сәламәтлек саклауга чыгымнарның кимүенә бик сак караячакбыз ", - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru.
Читайте нас