+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 март 2020, 11:45

Тозлы кәбестә ашасаң, инфекция йокмас!

Иммунитет какшаса, билгеле инде, чирләр йогарга гына тора. Менә шуның өчен дә иң башта иммунитетны ныгытырга кирәк. Ә моның өчен иң гади ризыклар да ярдәмгә килә ала.

Иммунитет какшаса, билгеле инде, чирләр йогарга гына тора. Менә шуның өчен дә иң башта иммунитетны ныгытырга кирәк. Ә моның өчен иң гади ризыклар да ярдәмгә килә ала.

Иммунитетны саклау өчен беренче ярдәмче булып витаминнар тора. Шул ук вакытта иң күп С витамины цитруслы җимешләрдә түгел, ә тозланган кәбестә һәм болгар борычында бар.

Күпләр, цитруслылар — С витамины буенча чемпионнар, дип саный. Чынлыкта бу алай түгел, болгар борычында һәм тозлы кәбестәдә С витамины шактый күбрәк. Аларда С витамины әфлисуннарга караганда 10 тапкыр артык.

Ә профессор, шәхси медицина табибы Маргарита Королева сүзләренә караганда, тозлы кәбестә әле эчәклек микрофлорасына ярдәм итә торган табигый пробиотик та булып тора.

«Югары гипертонияле, артык авырлыклы кешеләргә мондый кәбестәне тоз кулланмыйча ашарга мөмкин. Бу очракта аны нарат яисә мүк җиләкләре кушып ясалган рецептлар буенча әзерләргә була», – дип киңәш итә Королева.

Бу хакта тулырак vatantat.ru сайтыннан укырга мөмкин. Үз-үзегезгә, якыннарыгызга игътибарлы булып, сәламәтлектә яшәгез!

Фото: smak.ua
Читайте нас