+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 март 2020, 12:50

Белорет бизнесмены үрнәк күрсәтте

Башкортстан эшкуарлары, коронавирус пандемиясе сәбәпле кризиска таруга карамастан, хәйрия эше белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Белоретта Урал пружина заводы директоры Денис Локманов югары социаль җаваплылык үрнәге күрсәтте.

Башкортстан эшкуарлары, коронавирус пандемиясе сәбәпле кризиска таруга карамастан, хәйрия эше белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Белоретта Урал пружина заводы директоры Денис Локманов югары социаль җаваплылык үрнәге күрсәтте.]

Ул Белорет үзәк район клиник дәваханәсенә үпкәләргә ясалма сулыш ясаучы өч аппарат, терапия бүлеге өчен сигез пульсоксимер алып биргән. Моннан тыш, бизнесмен дәваханә өчен медицина битлекләре партиясе дә алган.

"Берәүләр карабодай һәм бәдрәф кәгазе запасы туплап, социаль челтәрләрдә карантинга карата канәгатьсезлек белдергән постлар урнаштырганда бу егетләр мохтаҗларга ярдәмгә ашыга", – дип язган социаль челтәрдәге битендә Евгений Кустов.

Бүген Белорет үзәк район клиник дәваханәсендә коронавирус йоктыручылар булу ихтималлыгы очрагына 35 койка булдырылган. Кирәк булса, биредә өстәмә рәвештә янә 110 урын булдырырга планлаштыралар. Әле белоретлылар арасында коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Фото: zen.yandex.ru
Читайте нас