Коронавирус йоктыручы ирнең хатыны да чирле.
Русиянең элек коронавирус йоктыруы ачыкланган 45 яшьлек гражданы Кубада үлгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Ир дәваханәгә кискен, әмма тотрыклы хәлдә килә. Аның шикәр диабеты да була. Медучреждениедә ул үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә булган. Шулай ук коронавирус аның белән элемтәгә кергән 48 яшьлек Русия хатынында да ачыкланган.
Күптән түгел Кубада 60 яшьлек тагын бер русияледә авыру раслаган. Кубада барлыгы 67 кеше вирус белән чирләгән.
Исегезгә төшерәбез, 11 март көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа типтагы коронавирус пандемиясен игълан итте.