+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 март 2020, 10:01

Игорь Николаевта коронавирус булмавы ачыкланган

Коронавирус йоктырган Лев Лещенко белән аралашканнан соң, җырчының тест үткәрергә булганын хәбәр иткән идек инде. Бүген, ниһаять, композитор шатлыгы белән уртаклаша.

Коронавирус йоктырган Лев Лещенко белән аралашканнан соң, җырчының тест үткәрергә булганын хәбәр иткән идек инде. Бүген, ниһаять, композитор шатлыгы белән уртаклаша.

Игорь Николаев инстаграмм сәхифәсендә күңелле яңалык җиткерә - тест нәтиҗәләре аңарда коронавирус булмавын күрсәткән.

Җырчы инстаграммда лабораториядән бирелгән нәтиҗәләр фотосын да урнаштырган.

- Озак көтелгән нәтиҗә: COVID-19 - тискәре! - дип язган музыкант инстаграммдагы битендә. - Мин дусларыма һәм хезмәттәшләремә чын күңелдән борчылулары һәм ярдәм сүзләре өчен бик рәхмәтле!

Ул 40нчы дәваханә (Коммунаркада урнашкан) коллективына оптимизмы һәм битараф булмаулары, шулай ук үз гаиләсенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.
Игорь Николаевта коронавирус булу шигенең нигезе - аның РСФСР халык артисты Лев Лещенко белән бергә уртак дусларында туган көн мәҗлесендә утыруы. Лев Лещенкода бу диагноз расланды, ул дәваханәдә, хәле җиңел түгел диләр.

Әйткәндәй, бу туган көндә Николаев белән Лещенко гына булмаган бит инде. Николай Басков, тормыш иптәшләре белән Олег Газманов һәм Владимир Винокур да бәйрәм иткән диләр.
Арытаба аларның халәте хакында да хәбәрләр килеп ирешер әле. Сәламәт булсыннар!
mk.ru сайтыннан
Читайте нас