Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин оператив киңәшмәдә төбәктә коронавирус таралу турында иң соңгы мәгълүматларны хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 29 мартка коронавирус инфекциясе булу шикле 97 кеше дәваханәгә салынган, шуларның 16сы — балалар. Кичә 14 баланы госпитальләштерү турында хәбәр ителде. Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, коронавирус авыруының биш очрагы расланган. Авыручыларның барысы да дәваханәдә. Хәзерге вакытта төбәктә тәүлек буена сигез лаборатория эшли. Анализлар 1485 кешедән алынган.
Башкортстан Башлыгы табибларга коронавирус белән көрәштә ярдәм итәргә кушты. Хөкүмәт киңәшмәсе барышында ул белдергәнчә, моның өчен студент-медикларны җәлеп итәргә мөмкин.
— Күз алдына китерегез, безнең иртәгә-иртәгәдән соңга инфекцияле мең кеше булырга мөмкин. Медицинаны моңа, зур күрсәткечләргә әзерләргә кирәк, бездә дәваханәләр генә түгел, кирәкле җиһазлар һәм табиблар да булсын. Табиблар белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйларга кирәк. Мин бу хакта кабатлап әйтәм, бездә “удаленка”да өлкән курс студентлары-медиклар бар. Бәлки, алар белән сөйләшүләр үткәрергә һәм алардан сезгә ярдәм итәчәк бригадалар оештырырга кирәктер. Аннары моның өчен вакыт булмаячак. Укытуга да, инструктажга да һ.б. Иң начар хәлләргә әзерләнегез, — диде Радий Хәбиров.