Вирусны ул 17 мартта очрашкан танышымнан эләктергәнмендер, мөгаен, ди, һәм шулай ук куркыныч диагнозның раслануын белдерә.
«Берничә көн дәвамында минем температурам төшмәде, өстәвенә ул 36,8дән 38гә кадәр менде, шулай ук, мин беренче көннәрдә җиңелчә калтырануымны тойдым. Якшәмбе көнне "Ашыгыч ярдәм" чакырттым һәм коронавируслы авыру белән элемтәдә булуымны, бер рейста шундый чир йоктыручылар белән очуымны хәбәр иттем. Мине йогышлы авырулар дәваханәсенә алып киттеләр, биредә 3 тест: борынымнан һәм авызымнан проба һәм кан алдылар. Аннары инде өйгә кайтарып җибәрделәр һәм элемтәдә булуымны сорадылар. Икенче көнне эпидемиологлар үзләре өйгә килеп тестлар ясады, төштән соң миндә инфекциянең барлыгы мәгълүм булды, кичекмәстән дәваханәгә салдылар ", - дип яза кыз социаль челтәрдә.
Хәзер Умида дәваханәдә тагын бер кыз белән палатада ята. Һәр көн иртән аларның температураларын, кан басымын үлчиләр, "Афлюдол" һәм "Генферон" дип аталган вируска каршы препаратлар, шулай ук тамакны чайкау өчен хлоргексидин бирәләр.
«Шәфкать туташлары белән аралашу өчен тәрәзәбез бар, алар пыяла аша да безнең белән маска кигән килеш кенә сөйләшә. Без яткан капсула берничек тә җилләтелми, бар нәрсә дә ябык, хәтта икенче бүлмәдәге вентиляция дә ябылган, душ һәм бәдрәфтә бактерицид лампа тора, безнең палатада һәр көнне бактерицид нурланыш бирүче җайланма кабызалар», - дип яза Умида.
"Дусларымның кайберләре: кайда коронавирус инфекциясенә тест ясап була, дип сорый. Әгәр дә шундый диагнозлы авыру белән аралашкан булмасагыз, сезгә тест ясамыйлар, - ди ул. - Паника таратмыйк, белгечләр киңәшен тотып яшик!"