-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 март 2020, 17:40

Коронавирус принцессаны да аямады

Испаниядә король Филипп VIның туганнан туган апасы Европаның монархия гаиләләре вәкилләре арасында пандемиянең беренче корбаны булды.

Испаниядә король Филипп VIның туганнан туган апасы Европаның монархия гаиләләре вәкилләре арасында пандемиянең беренче корбаны булды.

«Кызыл принцесса» дип йөртелгән Мария Терезага 86 яшь була.

Хәзер король нәселләренең тагын ике вәкиленең зарарлануы турында мәгълүм, алар: Британия тәхете варисы принц Чарльз һәм Монако кенәзе Альбер II.

Һәрхәлдә, Испаниядә илдә инфекция тарала башлаганнан бирле яңа коронавирус йоктыруның 78 797 очрагы теркәлгән. Бу хакта якшәмбе көнне Корольлекнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 6 528 кеше үлгән, 14 709 пациент терелгән. Иң күп авыручылар Мадрид (22 677) автономияле берләшмәсендә табылган. Шул рәвешле, илдә үлем белән тәмамланган һәм инфекцияле кешеләр саны тиз темплар белән арта бара.

Шимбә көнне ведомство 72 248 авыру һәм эпидемиянең 5 690 корбаны турында хәбәр итте.

Испаниядә коронавирустан үлүчеләр саны Кытайдагы корбаннар саныннан артып китә.
Фото: "Эхо Москвы"
Читайте нас: