+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
31 март 2020, 12:50

Өйдән чыкмаучыларга вирус тими!

Республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны җидегә җитте. Соңгы бер тәүлектә ике яңа очрак ачыкланды. Бу хакта бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны җидегә җитте. Соңгы бер тәүлектә ике яңа очрак ачыкланды. Бу хакта бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән чираттагы брифингта хәбәр ителде.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, коронавирус инфекциясенә шик белән бүген республикада 107 кеше күзәтү астында. Алар арасында 18 бала.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак билгеләвенчә, коронавирус инфекциясенә илдә – 300 мең, Башкортстанда 4567 тикшерү үткәрелгән. 7 яңа тест-система регистрация үткән. Яңалык та бар: тиздән коронавируска тестлар түләүле шәхси клиникаларда да ясала башлаячак. Әле Сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән өч шәхси лабораториядә тикшеренү бушлай оештырылган.
Тагын бер яхшы яңалык – республикада беренче булып коронавирус инфекциясе ачыкланган кыз бүген дәваханәдән савыгып чыкты һәм ул тирә-яктагылар өчен хәзер куркыныч тудырмый.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев бүген 20 сәгатьтән соң гражданнарга үз-үзләрен тулысынча изоляцияләү режимы кертеләчәген искә төшерде һәм моның нидән гыйбарәт икәнен аңлатып үтте.
Түбәндәге очракларда гына өйдән чыгарга рөхсәт ителә:
кичекмәс медицина ярдәме кирәк булганда;
эш урынына барыр өчен (әгәр сез эшләгән оешма бу атнада ял итмәсә);
азык-төлек кибетенә, даруханәгә барып килер өчен;
чүп түгәр өчен.
Урамда, кибеттә башкалар янына 1,5 метрдан да якын килергә ярамый.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы эшләүче медицина, хокук саклау хезмәткәрләренә кагылмый. Республика территориясендә махсус пропусклар булдырылачак. Автобуслар күрше төбәкләргә йөрмәячәк, республика районнары һәм шәһәрләре арасындагы рейслар кыскартылачак.
Онлайн-режимда барган брифингта гражданнар күп сораулар бирде.
Тәүлек әйләнәсенә ябылмаучы азык-төлек кибетләре ничек эшләячәк? Алар ничек эшләгән, шулай эшләвен дәвам итәчәк. Чөнки тәүлек әйләнәсенә эшләүче кешеләргә (медицина, хокук) ризык алырга кирәк.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Бүгеннән алып, режимны туктату турындагы махсус указ чыгарылган көнгә кадәр.
Мөмкин булган сәбәпләр белән урамга чыкканда паспортны үзең белән алыргамы? Алсаң, яхшырак.
Уфаны япмаячаклармы? Юк.
Уфа кибетләренә продукция китерүче фермерларга нишләргә? Барлык кагыйдәләрне үтәп, продукция китерүен дәвам итәргә.
Режимны бозучыларга җәза биреләчәкме? Әйе, режимны бозучыларга карата протоколлар төзеләчәк.
Имбирь һәм лимон коронавирустан коткарырмы? Юк. Максим Забелин Башкортстан балының яхшырак нәтиҗә бирүен билгеләде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов һәркемне үз-үзен изоляцияләү режимы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды, бу көннәрдә урамнарда 110 тавыш көчәйткечләр белән җиһазландырылган машиналы 110 патрульнең халыкны режимны үтәргә кирәклеге хакында кисәтеп йөриячәген әйтте.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе Максим Родионов патрульдә йөрүче хокук саклау хезмәткәрләренең битлекләр һәм махсус костюмнар белән тәэмин ителгән булуын билгеләде. Режимны бозучылар турында 02 яисә 112 телефоннарына хәбәр итәргә мөмкин. Максим Родионов, Интернет аша медицина битлеге сатам, дип, халыкны алдаучы мошенниклык очраклары булуын да әйтте. Кешеләрне ялган хәбәрләргә ышанмаска чакырды.
Брифингта кулакча белән пенсия алучыларга акчаның вакытында китереләчәге дә билгеләнде.
Ахырда Уфаның 4нче йогышлы авырулар дәваханәсеннән БСТ каналы әзерләгән сюжет күрсәтелде. Анда эшнең яхшы оештырылганлыгы, табибларның намуслы эшләве турында сүз барды.
Сәламәтлек саклау министры һәркемне паникага бирелмәскә, изоляция режимын төгәл үтәргә, моның вирус таралуны туктатуның иң нәтиҗәле юлы булуын билгеләде.
Киләсе брифинг иртәгә 14.00 сәгатьтә үтәчәк.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Читайте нас