+30 °С
Облачно
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 апрель 2020, 10:50

Дәваханәнең баш табибында коронавирус табылган

Ул берничә көн элек кенә Владимир Путин белән очрашкан иде. Президентның хәле ничек?

Ул берничә көн элек кенә Владимир Путин белән очрашкан иде. Президентның хәле ничек?
"Үз кабинетымда изоляцияләндем", дип яза Коммунарка дәваханәсе баш табибы.

Мәскәү шәһәренең 40нчы клиник дәваханәсенең баш табибы Денис Проценкода коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Бу турыда, "РИА Новости" агентлыгына сылтанып, "Интертат" яза.

“Дуслар! Сезнең борчылуыгызны белгәч, күңелем булды. Әйе, минем CoVга тестым уңай. Мин үземне яхшы хис итәм. Үз кабинетымда изоляцияләндем. Биредә дистанцион эшләү, идарә итү һәм телемедицина консультацияләре өчен барлык мөмкинлекләр бар”, - дип яза ул Фейсбук челтәрендә.

Узган атнада Коммунаркадагы бу клиникага Русия Президенты Владимир Путин килгән иде. Ул Проценко белән очрашып аралашты.

Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков барысы да яхшы булуын, Президентны даими рәвештә коронавируска тикшереп торуларын әйтте, диелә бу хәбәрдә.

Яңа коронавирус дөньяның 200ләп илендә ачыкланды. Вирус йоктыруның барлыгы 840 мең чамасы очрагы теркәлгән. 33 меңнән артык кеше үлде.

Русиядә авыручылар саны - 2337 кеше, аларның 1613е Мәскәүдә, 121 кеше савыгып чыкты, 17 кеше үлде. Бу белешмә стопкоронавирус.рф. сайтында күрсәтелгән.

Фото: kremlin.ru