+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 апрель 2020, 12:40

Коронавирус Күмертауга җитте...

Башкортстанда сигез кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Бер кеше савыккан. Бүген барлыгы республикада 107 кеше коронавирус инфекциясенә шик белән күзәтү астында. Аларның 14е – балалар.

Башкортстанда сигез кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Бер кеше савыккан. Бүген барлыгы республикада 107 кеше коронавирус инфекциясенә шик белән күзәтү астында. Аларның 14е – балалар.

Бүгенге чираттагы брифингта Башкортстанда коронавирус инфекциясе ачыкланган сигезенче кешенең Күмертаудан булуы хәбәр ителде.
Барлыгы республикада 5635 тикшерү үткәрелгән. Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак билгеләвенчә, без әле түбән дәрәҗәдә авыру таралган төбәк булып саналабыз.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, поликлиникаларда эш режимы үзгәрәчәк. Алар иртәнге сигездән кичке җидегә кадәр эшләячәк. Бу җәмгыять транспортының кичке сигездән соң йөрмәвен исәпкә алып эшләнә. План буенча медицина тикшерүләре вакытлыча туктатылган. Коронавирус буенча хәл белән табибка язылу авырлашырга мөмкин. План буенча госпитальләштерү таләп ителгән пациентларны дәваханәгә салу кайбер очракларда кичектерелә.

Брифингта гражданнарның сораулары ишеттерелде һәм аларга җаваплар бирелде:

Больлничныйда булган кешегә аны ничек озайтырга? Табибны өйгә чакырырга кирәк.

Дәваханәләрдә, бала тудыру йортларында коронавирус белән бәйле китерергә мөмкин булган ризыклар исемлеге үзгәрмиме? Һәр дәваханәдә моны баш табиб раслый. Йогышлы авырулар дәваханәсендә ризыклар исемлеге катгый чикләнгән. Тулырак мәгълүматны сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан белергә була.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучылар күпме? Аларга карата нинди чаралар күреләчәк? Режимны бозучылар бар. Аларга карата административ чаралар күреләчәк.

Башкортстан Башлыгының дәүләт хокук идарәсе җитәкчесе Азат Галин изоляция режимында нинди очракларда өйдән чыгарга мөмкин булуын искә төшерде:
Кичекмәс медицина ярдәме кирәк булганда;
Бу атнада эшләүче оешма хезмәткәрләренә;
Азык-төлек, тормыш кирәк-яраклары ташучыларга;
Өеңнән 150 метр ераклыктагы кибеткә барып килер өчен;
Өйдән 100 метр ера китмичә йорт хайваннарын урамда йөртеп керер өчен;
Чүп түгеп керер өчен.
Барлык очракта да үзең белән паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ, хезмәткәрләргә белешмә яисә пропуск булу мотлак.

Бу очракта да сораулар туды:
Әгәр 150 метр ераклыкта кибет булмаса? Якындагы кибеткә барып килергә рөхсәт ителә.

Әгәр кеше фатирда торса, аңа ничек анда яшәгәнен исбатлрга? Бу очракта фатирда тору хакында язма килешү булса яхшы.

Әгәр кеше бер районнан яисә шәһәрдән икенчесенә йөреп эшләсә? Җитәкчедән белешмә булырга тиеш.

Башкортстан Башлыгы карары белән бүгеннән кичке алтыдан иртәнге унга кадәр спиртлы эчемлекләр сатылмаячак.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов барлык парк, скверларның ябылуын, хокук саклау хезмәткәрләренең патрульдә йөрүен хәбәр итте. Урамнарны, тукталышларны, подъездларны, ихаталарны чистартуга зур игътибар бирелә.

Брифингта шул да хәбәр ителде: әгәр җитәкчеләр белешмә бирү хокукы белән усал нияттә файдаланса, чаралар катгыйланачак. Бары тик алардан башка эш бармаган хезмәткәрләргә генә хезмәт урынына килү рөхсәт ителә.

Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы урынбасары Илвир Нурдәүләтов барлык ял урыннарының ябылуын, эшкәртелүен хәбәр итте. Пугачев урамында хәрәкәт чикләнүнең ремонт белән бәйле булуын аңлатты.

“Башавтотранс”ның генеральный директоры урынбасары Сергей Паскин рейсларның кыскартылуы хакында сөйләп китте. Уфада әле 1550 рейс калган. Автобуслар сирәгрәк йөри. Автобус эчендә дә кешеләр үзләрен аңлы тотарга, 1,5 метрдан да башкаларга якын килмәскә тиеш. Сораулар туганда “Башавтотранс”ның “Кайнар элемтә” номерына шалтыратырга: 262 66 62.

Брифинг ахырында яңалык хәбәр ителде: Уфада 10 дежур балалар бакчасы гына эшләяәчәк. Балаларның ата-аналарының белешмә һәм пропусклары мотлак булырга тиеш.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Читайте нас