Уфада яңа клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге төзелеше июньдә тәмамланачак. Эш барышы белән бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров танышты.
Төзелеш тулы куәтенә бара. Проект җитәкчесе Дмитрий Дудко әйтүенчә, 14 апрельдә үк табиблар өчен тулай тораклар тапшырылачак, дәваханә проекты рекордлы кыска вакытта башкарылган – нибары 8 көн эчендә. Башкортстан Башлыгы төзүчеләргә төзелешне билгеләнгән график буенча башкарырга кушты. Июньгә дәваханә тапшырылырга тиеш. Радий Хәбиров шулай ук Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаровка апрельдә үк дәваханә периметры буенча ылыслы агачлар утыртырга кушты.
– Алар матурлык тудырачак һәм пациентларны тавыштан саклаячак. Барысын да төзүчеләр белән килешегез һәм апрель ахырында эшне башлагыз, – диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, 16 мең квадрат метр мәйданлы, технологик яктан катлаулы объект беркайчан да мондый кыска вакытта төзелмәгән, без иң начар сценарийга да әзер булырга тиеш. Республика масштабын исәпкә алып, мондый дәваханә кирәк.
Фото: Олег Яровиков