Төбәктә коронавирустан авырган 54 кешенең 53е дәваханәдә зарарланган.
«Матбугат чараларында бастырылган мәгълүмат буенча, күпсанлы кешеләр зарарлану чыганагы Сыктывкар шәһәренең Эжве районы шәһәр дәваханәсе медицина персоналы хезмәткәрләренең берсе булырга мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Тикшерү нәтиҗәләреннән соң җинаять эше кузгату турында процессуаль карар кабул ителәчәк.
1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 54 очракның 53е март азагында карантинга ябылган Эжве шәһәр дәваханәсендә ачыкланган. Коминың сәламәтлек саклау министры Дмитрий Березин хәбәр иткәнчә, дәваханә әле катгый карантин режимында эшли.