-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 апрель 2020, 20:30

Вахтачыны поезддан туры дәваханәгә алып киткәннәр

Чире дөресләнсә, поезддагы йөздән артык кешегә куркыныч яный.

Чире дөресләнсә, поезддагы йөздән артык кешегә куркыныч яный.

Башкортстанда 2 апрельдә Инҗәр станциясендәге поезд пассажиры, хәле начар һәм температурасы +37,8 градус булу сәбәпле, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

26 яшьлек иргә башлангыч диагноз куйганнар: кискен респиратор вирус инфекциясе, COVID-19

Пассажир сүзләренчә, ул "Мәскәү -Казан-Белорет" маршруты буенча вахтадан кайткан, чит илдә булмаган, элек коронавирус йогышы булган кеше белән контактта булган. Ирне "ашыгыч ярдәм" машинасында Белорет үзәк район дәваханәсенә илтәләр.

Бу мәгълүматны БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар, аның белән бәйләнештә булган кешеләр билгеләнгән.

Вахтовик булган вагонда 48 пассажир булган. Поездда барлыгы 116 пассажир булган, алар арасында ике бала. Поездның авыру белән контактлары булган хезмәткәрләрен, вакытлыча эштән читләштерергә мөмкиннәр.
Фото: bashinform


Читайте нас: