+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 апрель 2020, 09:20

Авыруларга 1348 койка әзер, тагын 1233 кирәк!

Башкортстанда COVID-19дан авыруларны кабул итүгә йогышлы профильле 1 348 койка әзерләнгән, шуларның 501е - Уфада. Тагын 1 233 койка кирәк булачак, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Башкортстанда COVID-19дан авыруларны кабул итүгә йогышлы профильле 1 348 койка әзерләнгән, шуларның 501е - Уфада. Тагын 1 233 койка кирәк булачак, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

1 апрельгә төбәктә өстәмә рәвештә 451 йогышлы профильле койка җәелдерелгән, бу норматив ихтыяҗның 36,5 процентын тәшкил итә. Федераль үзәк тарафыннан эшләнгән таләпләр нигезендә, медицина оешмалары һәм бүлекчәләре биналарының 2785 койкасын өстәмә рәвештә профильләштерү мөмкин. Бу юнәлештә эш алып барыла, дип билгеләп үтте министр.

Резервта 16 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бар, медицина ярдәме күрсәтү өчен кадрлар резервы әзерләнгән. Бүгенге көндә Башкорт дәүләт медицина университетының 231 ординаторы республиканың 44 районы һәм биш шәһәр дәваханәләренә күчмә производство практикасына җибәрелгән. 403 ординатор табиб-терапевт, педиатр, участкок инспекторы вазыйфасына эшкә урнаштырылган.

Максим Забелин сүзләренә караганда, республикада шәхси саклану чаралары җитәрлек күләмдә. Битлек һәм саклагыч костюмнар сатып алуга өстәмә рәвештә 60 миллион сум бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә 754 үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты бар. 35е ремонтлана, алар апрель ахырына әзер булачак. Тагын 116 аппарат сатып алына, 45е якын арада дәваханәләргә китереләчәк.

«Тестлар саны арта. Шимбә көнне «Фармстандарт» компаниясеннән өстәмә тестлар көтелә. Бүгенге көннән тәүлек әйләнәсе режимына күчәбез. Сигез лаборатория эшли. Тагын өстәмә чыгым материаллары китереләчәк һәм киләсе атнада без тәүлегенә кимендә өч тест дәрәҗәсенә чыгачакбыз", - дип өстәде министр.

Фото: bashinform
Читайте нас