Республикада тагын бер пациент коронавирус инфекциясеннән савыгып, дәваханәдән чыкты. Ул – балигъ булмаган кыз бала. Бу хакта республика хөкүмәтендәге киңәшмәдә “Роспотребнадзор”ның Башкортстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов хәбәр итте.
– Коронавирус инфекциясе диагнозы республикада ун кешедә расланды. Алар - Уфа, Дүртөйле, Күмертау кешеләре, – дип ачыклык кертте Александр Жеребцов.
31 марттан республикада тулы үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров режимның минимум 12 апрельгә кадәр озайтылачагын хәбәр итте.
Фото: Олег Яровиков