Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, Башкортстанда үарлыгы 89 кеше коронавирус инфекциясенә шик белән күзәтү астында, алар арасында 12 бала бар.
1 апрельдән Русиядә чит илдән кайтучы барлык рейслар туктатылды. Бу инфекция таралуга юл куймау максатында эшләнә.
Брифингта соңгы вакытта урамнарны, тукталышларны эшкәрткән катнашмаларның хәвефе хакында сорау бирелде. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсенең бүлек җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Венер Изикаев җәмәгать урыннарын эшкәртү-чистартуның хәвефсез булуын билгеләде. Шулай ук агачларга, үсемлекләргә дә хәвеф янамый.
Брифингта коронавирусны йоктыручының кеше булуы искә төшерелде. Инфекция күпчелек очракта кешедән кешегә һава-тамчы юлы аша йога.