Тагы да унбер авыру зарарланган.
Санкт-Петербургның Александровск дәваханәсендә 5 хезмәткәр һәм 11 пациентта коронавирус ачыклаганнар. Тестлар стационарда миокард инфаркты булган ир вафатыннан соң үткәрелгән, аңарда үлгәннән соң СOVID-2019 булуы ачыклана.
Шуннан соң медикларны изоляциягә озаталар, ә дәваханәне карантинга 11 апрельгә кадәр ябалар. Медучреждение хезмәткәрләре өйдә дәвалануны дәвам итә, ә пациентлар Боткин исемендәге шәһәр клиник йогышлы авырулар дәваханәсенә күчерелә. Хәзер ул коронавирусны дәвалауга махсуслашкан.
Петербургта тагын ике шәһәр хастаханәсе карантинга ябылган.
Фото: В1.ру