+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 Апреля 2020, 06:15

"Макдоналдс" табибларны бушлай ашата

Уфаның ашыгыч ярдәм медикларын хәзер «Макдоналдс» тиз туклану рестораннары челтәре бушлай төшке аш белән тукландырачак.

Уфаның ашыгыч ярдәм медикларын хәзер «Макдоналдс» тиз туклану рестораннары челтәре бушлай төшке аш белән тукландырачак.

Компаниядә бу мәрхәмәтлелек үрнәге коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшнең алгы сызыгында булган кешеләргә ярдәм итү өчен оештырылган.

- Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшләүче хезмәткәрләргә без «Макдоналдс» челтәренең теләсә кайсы «МакАвто»сында алырга мөмкин булачак сандвич һәм эчемлектән торган бушлай төшке аш тәкъдим итә алуыбызга шат. Төшке аш алу өчен экипажга ашыгыч ярдәм автомобилендә «МакАвто» туклану ноктасына керү һәм җыелган заказны бушлай бирү тәрәзәсе аша алу да җитә. Без бер автомобильгә өч җыелмага кадәр, бригададагы белгечләр саны буенча бирәчәкбез.

1 апрельдән башлап Русиянең безнең предприятиеләр эшләгән барлык шәһәрләрендә шушындый эш башкарыла, — дип хәбәр иттеләр компаниядә.
Фото: ufa1.ru
Читайте нас