Якшәмбе Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә өлкән яшьтәге хатын-кыз вафат булды. Ул ике айдан артык ишемик инсульттан һәм шикәр диабетыннан дәваланган. Авыр хәлдәге пациетның үлеменә коронавирус инфекциясе түгел, аның башка авырулары сәбәпче булган. Шулай да анализлар коронавирусның булуын да күрсәткән. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә комментарий биргән.
“Пациентканың хәле күп хроник авырулары сәбәпле бик авыр булган. Ул бот өлешенә ампутация кичегән, эренләү процессы башланган, озакка сузылган пневмония күзәтелгән. Үлемнең сәбәбе – кан тамырлары зарарлануы нәтиҗәсендә үсешкән ишемик инфаркт фонында баш миенең шешенүе.
Аның якыннарының кайгысын уртаклашам.
Патологоанатомик тикшерүдә барлык пневмония очракларында да таләп ителгәнчә, COVID-19га анализ алынган. Беренче нәтиҗә шикле булды. Шулай да бүген пациенткада коронавирусның булуы ачыкланды. Әлеге очракта үлем сәбәбенең коронавирус булмавын аңлау мөһим. Ләкин мондый хәлдә тиешле хезмәтләр ныклы хәвефсезлек чараларын күрергә тиеш. Моны барыгызның да аңлавын сорыйбыз. Коронавируслы пациентка белән аралашкан һәркем карантинда булырга тиеш. Бу – тирә-ягыбыздагыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен мөһим булган, закон белән расланган регламент.
Моннан тыш, Ковид-19 вирусын йөртүче тагын бер хатын-кыз ачыкланган. Ул Төркиядән кайткан. Аның хәле авыр түгел.
Элегрәк коронавирус белән авырган бер пациент дәваханәдән чыкты.
Игътибрыгызны тиздән коронавируска тестларның кинәт артачагына юнәлтәсем килә. Бу авыру йоктырганнар саны кискен артуны күрсәтәчәк. Безнең бурыч – үзизоляция режимын үтәргә, сәламәтлек саклау системасын максималь йөкләнешкә әзерләргә,” – дип яза Радий Хәбиров.