Бөтендөнья сәламәтлек көне Җир шарында Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән 1950 елдан үткәрелә башлый. Әлеге датаның максаты – халыкка сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген кайгыртуның мөһимлеген искә төшерү.
Сәламәтлек – кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм бөтен дөньяда халыкның сәламәтлеге тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә.
Бу көнне шәһәрләрдә һәм районнарда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында авыруларны кисәтүгә, сәламәт тормыш рәвеше алып баруның мөһимлегенә багышланган чаралар оештырыла. Соңгы елларда спорт чаралары гына түгел, төрле флешмоблар да популярлашып китте. Бу ярышларда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк, иң мөһиме – яшь буынга сәламәтек саклауның төп кыйммәтләрен җиткерү.
Шулай ук бу көннең максатларының берсе – кешеләрне табибка барудан курыкмаска өйрәтү. Ак халатлылар янына бару сынау түгел, ә елына бер тапкыр сәламәтлегеңне тикшертү (бернәрсә дә борчымаганда) һәркем үтәргә тиешле мөһим чара кебек булырга тиеш.
Бәйрәмнең тагын бер формасы – сәхнәләштерелгән тамашалар. Алар дәваханәләрдә, мәктәп-интернатларда, балалар йортларында оештырыла. Спектакльдә катнашучылар да, тамашачылар да авыруларның хәвефе белән таныша, авыру кешеләр белән аралашырга өйрәнә.
Дөньяда сәламәтлектән дә кыйммәтрәк бернәрсә дә юк. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән арыну кешегә озак яшь һәм сәламәт булырга мөмкинлек бирә. Ләкин кайвакыт дөрес тормыш алып баручы кешеләрне дә сәламәтлек белән бәйле проблемалар урап узмый. Сәламәтлекне саклау – һәр цивилизацияле дәүләтнең аерылгысыз өлеше. Бәйрәм бу мәсьәләнең әһәмияте турында һәркем уйлансын, үзеңнең генә түгел, башкаларның да сәламәтлеген кайгыртуның мөһимлегенә төшенсен өчен дә билгеләнә.
Бөтендөнья сәламәтлек көненең максаты – һәркемдә туганнан алып олыгайганчы үз сәламәтлеге өчен җаваплылык тойгысы тәрбияләү, гомерне озынайтуга сәбәпче булган сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәү.
Дөньяда эпидемия булдыручы күп авырулар юк ителде, кешеләрнең гомер озынлыгы артты, заманча медицина препаратлары, төгәл диагноз куярга һәм нәтиҗәле дәваларга мөмкинлек биргән югары технологияле җиһазлар барлыкка килде.
Ләкин сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешелгән зур уңышларга карамастан, бу юнәлештә әле бик күп эшләр бар. Үз сәламәтлегенә җаваплы карамаган, алкоголизм, тәмәке тарту, наркомания, ВИЧ, диабет, артык гәүдә авырлыгы корбаннары булучылар күп. Күрүебезчә, моңа кадәр күзәтелмәгән яңа йогышлы авырулар да килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, дөньяны хафага салган коронавирус пандемиясе. Аны җиңү өчен дә һәркайсыбызның проблемага җаваплы каравы таләп ителә. Медицина хезмәткәрләренең барлык киңәшләрен исәпкә алып, кисәтү чараларын төгәл үтик, вирус таралуга юл куймау максатында карантинга, изоляцияләнүгә дә җаваплы карыйк. Үзебезгә генә түгел, тирә-ягыбыздагыларның сәламәтлегенә дә игътибарлы булу мөһим.
Бөтендөнья сәламәтлек көне – ул әле бәйрәм генә түгел, ә безгә табигать биргән иң зур байлыкны саклау турында һәркем уйлана торган көн дә.