"Жить здорово" тапшыруын алып баручы табибә Елена Малышева йогышлы авырулар таралган чорда кибеткә ничек йөрергә кирәклеген аңлатты.
Үзенең кибетләргә булган сәфәрен табибә телефондагы видеосына төшергән һәм әлеге язманы Инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырган.
Кибеткә керер алдыннан Малышева респиратор һәм перчаткалар кияргә киңәш итә. Аннары азык-төлек салына торган арба яисә кәрзиннең тоткасын дымлы салфеткалар белән эшкәртергә кирәк, ди. Кассада карта ярдәмендә, ягъни кулакчасыз гына түләү кулайрак.
Перчаткаларны табибә өйгә кайтып җиткәнче салырга киңәш итми, чөнки юлда әле ишек тоткаларына кагылырга, домофон һәм лифт төймәләренә басарга кирәк булачак. Ә инде өйгә кергәч, перчаткаларны составында спирт булган махсус эремә белән эшкәртергә кирәк, шуннан соң гына аларны салырга киңәш ителә.
Махсус төргәкләрдә сатылучы товарларны дезинфекцияләүче салфеткалар белән сөртергә, ә яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне кайнар су белән юу дөрес. Малышева шундый ук салфеткалар белән сумкасын эшкәртә, ә кибеттән алган полиэтилен пакетын, гомумән, ташлый.
- Өйгә кайткач, кулларны сабын һәм спиртлы сыекча белән юарга кирәк, - ди табиб, видеоязмасын йомгаклап.