+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 апрель 2020, 08:45

Смузи — үзе файдалы, үзе ябыктыра

Ябыгыр һәм организмны шлаклардан чистартыр өчен гади генә эчемлек рецепты тәкъдим итәбез.

Ябыгыр һәм организмны шлаклардан чистартыр өчен гади генә эчемлек рецепты тәкъдим итәбез.

Бу эчемлек — артык килограммнардан арынырга һәм организмны тулаем сәламәтләндерергә ярдәм итә. Моның өчен 65 грамм солы лачаулары (хлопья), 100 грамм яшел чәй, 3 данә киви кирәк булачак.

Солы лачауларын яшел чәйгә салып, 10 минутка калдырырга. Бу вакыт эчендә кивиларны кабыгыннан чистартып, вак итеп турарга кирәк. Барлык ингредиентларны бергә кушып, блендер белән бертөрле массага килгәнче бутарга. Организмны чистарту һәм ябыгу өчен смузи әзер!

Бу эчемлекне атнага 2-3 тапкыр иртән яисә кич эчәргә тәкъдим ителә. Шулай ук, башка смузиләр белән чиратлаштырып эчсәң, файдасы, һичшиксез, булачак.
Сәламәт булыгыз!

Фото: obozrevatel.com
Читайте нас