+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 апрель 2020, 11:30

Республика дәваханәсе: 50 анализ шик тудыра...

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе хезмәткәрләренең һәм пациентларының коронавируска анализлары хакында хәбәр итте.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе хезмәткәрләренең һәм пациентларының коронавируска анализлары хакында хәбәр итте.
Республиканың иң зур дәвалау учреждениесе 7 апрельдә карантинга ябылган иде. 600дән артык пациент һәм 500дән артык медицина хезмәткәре коронавирус инфекциясе буенча шик астында калды. Әле алар барысы да күзәтелә, алардан анализлар алына. Дәваханәдә изоляция чаралары оештырылган, “чиста” һәм “пычрак” зоналар билгеләнгән. Дәваханә хезмәткәрләренә, пациентларга, клининг компаниясе хезмәткәрләренә туклану оештырылган.
Максим Забелин әйтүенчә, үткән тәүлектә 500 кеше тикшерелгән. Шик тудырган 50 анализ Гигиена һәм эпидемиология үзгенә раслану-расланмау өчен җибәрелгән. Шулай ук соңгы 14 көндә дәваханә белән бәйләнештә булган кешеләр ачыкланган. Аларның барысына да каты карантин режимын үтәргә кушылган, бу кешеләр күзәтү астында, анализлар алына.
Октябрьский, Бәләбәй һәм Мәләвез шәһәрләренең дәвалау учреждениеләрендә республика дәваханәсеннән чыгарылган пациентлар ачыкланган. Аларда кискен респиратор авыру клиникасы бар. Бу кешеләр изоляцияләнгән, карантин чаралары үткәрелә.
Читайте нас