+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 апрель 2020, 08:25

Республика дәваханәсе: кайчан эшли башлаячак һәм... кемнәр идәндә йоклаган?

Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова «Эхо Москвы Уфа» эфирында Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендәге хәлгә комментарий биргән.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова «Эхо Москвы Уфа» эфирында Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендәге хәлгә комментарий биргән.
“Кешеләр инде бикләнмәгән. Бүген карарлар башка төрле. Ковид-19 расланган, пневмонияле пациентлар Дим районы дәваханәсенә күчереләчәк. Инфекция ачыкланмаганнар өйләренә җибәреләчәк. Персонал шулай ук. Вируска тискәре нәтиҗәләр шунда ук килә, без коронавирусны раслаучы нәтиҗәләрне генә көтәбез. ОРВИ билгеләре булмаган, үзләрен начар хис итмәгән, коронавирус ачыкланмаган хезмәткәрләр һәм пациентлар кичә үк өйләренә изоляциягә кайта башлады. Персоналның бер өлеше, әлбәттә, соңгы пациентка кадәр дәваханәдә калачак, алмаш сменага хезмәткәрләр юк. Әле өйдә изоляциядә булганнарның анализ нәтиҗәләрен көтәбез. Аларның нәтиҗәләре инфекцияне расламагач, эшкә чыгарачакбыз,” – ди Ирина Кононова.
Пациентларга барлык кичекмәс ярдәм күрсәтелә, хирургия һәм нейрохирургия эшли.
“Персонал ике төркемгә бүленгән: эшләүчеләргә һәм хирургия яки диагностика корпусларында пансионат шартларында изоляциядә булганнарга. Медицина хезмәткәрләреннән тыш, анда барлык хакимият: экономистлар, бухгалтерия һәм башкалар. Менә нәкъ бу кешеләр, медицина хезмәткәрләренә булган урыннарны биреп, идәндә йоклады. Алар булган барлык резервларын алды, ләкин болай озак була алмый. Атна ахырына кадәр барысы да килеп чыгар дип уйлыйм: дәваханә бушаячак, 20ләрендә ачар өчен, ул тулы куәтенә эшли алсын өчен киләсе атнаны без аны дезинфекциялиячәкбез,” – дип комментарий биргән министр урынбасары, шул ук вакытта мәгълүмат чараларына интервью биргән табибларга бернинди санкцияләр булмаячагын да өстәгән.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас