Бу көннәрдә коронавирус инфекциясе таралу хәвефе аркасында күпләребез үзизоляция режимында өйдә утыра. Ә тиздән яз! Матур, җиңел киемнәр киеп урамга чыгар вакытлар җитә! Өйдә утырып, артык килограммнар җыймас өчен ничек тукланырга? Табиб-диетологлар фикерен белик әле.
Ябыгыр өчен иң нәтиҗәле ысул, әлбәттә, физик эшне күп тапкыр арттыру, ныклап спорт белән шөгыльләнү. Ә сәламәтлегенә бәйле рәвештә спорт белән шөгыльләнә алмаучыларга туклануны үзгәртергә туры киләчәк.
Ябыгуның аерым серләре бар. Мисал өчен, тәлинкә тутырып ашый торган гадәтегез булса, аның яртысына гына салыгыз.
Элек көнгә өч тапкыр туклансагыз, хәзер 5 мәртәбә аз-азлап ашагыз.
Иң кулай вариант — көнгә 5 тапкыр туклану һәм ризык уч төбе кадәр генә булсын.
Тагын бер кагыйдә: кичке сәгать 6дан соң ашамау.
Әгәр төнгә каршы тамагыгыз ачса, ярты стакан кефир эчәргә була.
Тукланганда эчү тыела! Ашап ярты сәгать узганнан соң гына (яки ашарга ярты сәгать кала) чәй яки су эчәргә ярый.
Артык баллы булмаган җиләк-җимешкә өстенлек бирегез (банан, виноград кулланмау хәерле).
Алма, грейпфрутны ике туклану арасында ашарга мөмкин.
Ә менә җиләк-җимеш согыннан баш тарту яхшырак.
Күбрәк аксымга бай ризык кулланыгыз.
Тагын бер кагыйдә: углеводларны аксым белән бутамау. Ягъни токмачны ит белән ашамаска.
Ябыкканда ясала торган иң зур хаталарның берсе - ябыгам дип ач тору, үзеңне интектерү. Мәсәлән, кайберәүләр иртән яки кичен ашамаска мөмкин. Болай ярамый, аз-аз гына ашау яхшырак.