+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 Апреля 2020, 11:55

Авыручылар саны 66га җитте

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясеннән беренче үлем теркәлгән. Бу хакта бүгенге брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясеннән беренче үлем теркәлгән. Бу хакта бүгенге брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.


"Пациент COVID-19 вирусы китереп чыгарган пневмониядән вафат булды", - диде министр.


Элегрәк Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә 80 яшьлек пациент үлүе турында хәбәр ителгән иде. Өлкән яшьтәге хатын-кызда коронавирус үлгәннән соң ачыклана. Ул башка авырулардан вафат була.


Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 66га җиткән. Җиде кеше савыккан.
Русиядә коронавирус йоктырган кешеләрнең гомум саны - 13 584. Бер көндә алар 1667гә арткан. Шулай ук 1045 терелүче (+250) һәм 106 вафат булучы (+12 ) турында хәбәр ителә.


Төбәк киңкүләм мәгълүмат чаралары Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең баш табибы эштән китү турында гариза язуы турында мәгълүмат тараттылар. Янәсе, бу медицина учреждениесендә COVID-19 инфекциясе таралу ситуациясенә бәйле.


Сәламәтлек саклау министры бу хәбәрне расламады һәм Эльза Сыртланова үзенең хезмәт вазыйфаларын башкаруын дәвам итә, дип билгеләде. Аңа ярдәмгә урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп Белорет район дәваханәсенең баш табибы Евгений Кустов күчерелгән.


Исегезгә төшерәбез, Уфада Республика клиник дәваханәсе 6 апрельдә коронавирус таралганнан соң карантинга ябылды.


Нефтекаманың психоневрология интернатында коронавирус йогышы чыганагы булырга мөмкин. Бу хакта брифингта Максим Забелин хәбәр итте. Пациентларның берсендә коронавируска шикле анализ килгән. Дәваханәне карантинга япканнар.


— Анда 12 кеше авырый, аларда ОРВИ билгеләре ачыкланган, бу ябык учреждение булуын исәпкә алып, карантин чаралары башланган, - дип билгеләп үтте Забелин.


Персоналдан һәм пациентлардан анализлар алганнар. Нәтиҗәләр бүген-иртәгә әзер булачак.


Фото: bashinform
Читайте нас