+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 апрель 2020, 18:05

Нефтекама интернаты карантинга нигә ябылган?

Бүген брифинг вакытында сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Нефтекама психоневрология интернаты ябылу турында хәбәр иткән иде. Хөкүмәт вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Хәкимова бу хәлгә ачыклык кертә.

Бүген брифинг вакытында сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Нефтекама психоневрология интернаты ябылу турында хәбәр иткән иде. Хөкүмәт вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Хәкимова бу хәлгә ачыклык кертә.

Ул интернат директоры Рәдиф Гәрәев белән бәйләнешкә кереп, әлеге хәл турында белешкән.
- Кичә кичен хроник бронхит авырулы бер пациентыбыз үлде. 2016 елдан бирле чирли иде. Табиблар күзәтүе астында булды, ләкин югары температурасы, ютәле юк иде. Ул үлгәч тә "Роспотребнадзор"га хәбәр иттек. Кичен үк штаб җыелды һәм безне изоляцияләү турында карар кабул ителде. 12 кеше карантин режимына күчте.

Шәһәр ярдәм итә, кирәк-яраклар алып килделәр, костюмнар, битлекләр бар. Без аларны кулланабыз. Туклану мәсьәләсе хәл ителде, азыкны аерым контейнерларда китерәләр.

Хәзер психоневрология бүлегендә изоляциянең өч зонасы оештырылды: 13 хезмәткәр өчен (өченче катта), шушында яшәүчеләр һәм шикле пациентлар өчен (бүген социаль учреждениедә шундый берәү бар). Барысын да битлек, костюмнар, бер тапкыр кулланыла торган контейнерларда туклану белән тәэмин иттеләр.

Рәдиф Гәрәев сүзләренә караганда, бу тест нәтиҗәләре килгәнче дәвам итәчәк. Территорияне сигез полиция хезмәткәре саклый, беркемне кертми дә, чыгармый да.

- Хезмәткәрләр бу хәбәрне тыныч кабул итте. Куркучылар булмады. Мин коллективым белән горурланам, барысы да эшкә килде, - диде Рәдиф Гәрәев.

Ленара Иванова барысына да сәлам әйтте, бу чорны хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә сабырлык белән үткәрүләрен теләде.

Фото: pixabay.com


Читайте нас