Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 550 данә ясалма сулыш алу аппаратын өстәмә сатып алу турында социаль челтәрләрдәге үз битендә хәбәр итте.
Узган атнада республикада 7 данә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты (шуларның 5есе — балалар өчен) булдырылды. Алар барысы да дәваханәләргә тапшырылды. Элегрәк 143 яңа аппарат сатып алу турындагы карар кабул ителгән. Әмма соңрак 550 данә шундый җиһаз сатып алырга карар ителә.
— Республикада барлыгы 1290 данә ясалма сулыш алдыру аппараты бар. Яңа партияләрне исәпкә алып, беренчесе - 26 апрельдә (300 данә), ә икенчесе май ахырына кадәр булдырылачак һәм барлыгы 1983 аппарат булачак. Шулай булгач, без COVID-19ның авыр формалары булган пациентларның зур ташкынына әзер булачакбыз. Гамәлләребез курчкыныч сценарийларны булдырмаска тиеш, әмма без вакыйгалар үсешенең ихтимал булган иң начар вариантларыннан чыгып эш итәбез, — дип ассызыклый Радий Хәбиров.