Республикада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыручылар 23 кешегә арткан. Куркыныч вирус барлыгы 107 кешедә ачыкланган. Аларның 86сы - дәваханәдә. Сигез кеше савыккан. Өч пациент үлгән. Аларның берсенең генә үлем сәбәбе коронавирус, ике коронавирус йөртүче башка авырулардан вафат булган дип фаразлыйлар. Бу хакта бүген чираттагы брифингта сөйләшенде.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, коронавирус инфекциясенә шик белән 262 кеше күзәтү астында. Аларның берсе - бала. Соңгы тәүлектә күзәтү астына алынучылар 35 кешегә арткан.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак республикада коронавирус инфекциясенә барлыгы 20961 тикшерү үткәрелүен хәбәр итте. Соңгы тәүлектә 1790 анализ тикшерелгән.
“Роспоребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе вәкиле Венер Изикаев Русиядә коронавирус белән авыручыларның 18328гә җитүен хәбәр итте. Республикада инфекцияне кисәтү һәм ачыклау буенча барлык чаралар күрелә.
Брифингта журналистларның һәм гражданнарның сораулары да ишеттерелде.
Республика дәваханәсендә хәлләр нинди? – Дәваханәдә эш мохите хөкем сөрә. Хезмәткәрләр изоляция режимында эшли. Аралашу юлы видеочат аша да оештырылды. Туклану әйбәт, барлык кирәкле антибиотиклар, вируска каршы препаратлар бар.
21нче дәваханә дә карантинга ябылганмы? – Бу дәваханә җитәкчесенең карары белән эшләнде. Сәбәбе – хирургия бүлеге пациентында пневмония ачыклану. Ул күчерелде. Аның белән бәйләнештәге кешеләрне ачыклап, бина дезинфекцияләнгәч, эш яңадан тергезеләчәк. Моны тиз эшләргә мөмкинлекләр бар.
Стәрлетамак дәваханәсе буенча да сораулар күп. – Анда да шул ук хәл. Ул 14 көнгә каты карантинга ябылды. Саклану чаралары бар. Туклану оештырылган.
Уфада коронавируска антитәнчекләрне ачыклаучы анализны кайчан тапшырып булачак? – Бу тикшерү ысулының эшләнүе билгеле. Шулай да әле аның теркәлү үтүе һәм төбәкләргә җитештерелүе турында мәгълүмат юк.
Кешеләргә изоляция режимын бозган өчен штраф акчасы күчерергә тиешлекләре турында смс-хәбәрләр килә башлады... – Моңы ышанырга кирәкми. Бу мошенниклар эше. Тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан