Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республика табибларына КОВИД-19 белән бәйле рәвештә мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле коллегалар! Бүген эшебезнең чынбарлыгы җитди үзгәрде. Хәзер безгә халык өмет белән карый. Бүген без ашыгыч рәвештә, кичекмәстән һәм шикаятьләрдән куркып медицина хезмәтен үтәргә тиешле хезмәт күрсәтүче персонал түгел. Шуңа бәйле рәвештә, мин сезгә мөрәҗәгать итәм, - дип язган ул Instagram битендә. ⠀
Беренчесе, алгы сызыкта торучылар, сәламәтлеген кызганмыйча, катлаулы шартларда кешеләрнең гомерен коткара. Батыр булыгыз! Барысы да сезнең фидакарьлегегезне күрә, сез ныклык һәм үз профессионализмыгызны күрсәтәсез.⠀
Икенчесе, яңа коронавирус инфекциясе йоктырмаган пациентларны дәвалауны дәвам итүчеләргә. Әзер булуыгызны, күнекмәләрне өйрәнүегезне, актуаль мәкаләләр укуыгызны, хезмәттәшләрегез тәҗрибәсен күзәтүегезне сорыйм.⠀
Өченчесе, изоляциядәге резервта торган яки КОВИД-19 йөртүчесе белән контактта булган һәм хәзер ярдәм күрсәтә алмаган табибларга мөрәҗәгать итәм. Ял итүегезне һәм, кирәк булганда, сафка басарга әзер булуыгызны үтенәм.
Дүртенчесе, курку һәм ышанычсызлык булган, гаепле кешеләрне эзләү белән мәшгуль һәм эпиүзәктән еракта каласы килүче дәваханә коллективларына. Минем хәрби медиклар белән параллель үткәрәсем килә. Сугышчан бурычны үтәүче хәрби хезмәткәр - шикаятьләр язмый, җыелырга боерык бирүне гамәлдән чыгару яки командировочныйларны вакытыннан алда түләүне таләп итеп йөрми, командирларның карарларына карата дәгъва белдерми, социаль челтәрдә коткаруны сорап үксеми һәм паникага бирелми.
Без болай сугышта җиңә алмаячакбыз!⠀Шулай итеп, сездән нинди һөнәр сайлаганыбызны онытмавыгызны үтенәм. Без сезнең белән медицинага килдек һәм хәзер алгы сафта торабыз! Әйдәгез, үз бурычын лаеклы үтәүчеләрдән үрнәк алыйк. Ышаныгыз, аларга да куркыныч. Әмма алар профессиональ рәвештә үз эшен башкара".⠀