+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 апрель 2020, 13:20

Тормышыбыз, һичшиксез, үзгәрәчәк!

Безнең 80 процентыбыз куркыныч вирусны җиңел формада үткәрәчәк. Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттагы брифингында Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирде.

Безнең 80 процентыбыз куркыныч вирусны җиңел формада үткәрәчәк. Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгының чираттагы брифингында Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирде.
Изоляция режимында үзеңне ничек тотарга? – Бар игътибарны үзеңне һәм тирә-яктагыларны саклауга юнәлтергә кирәк. Кешеләр белән аралашканда дистанциядә булу, юылмаган куллар белән биткә-күзгә кагылмау мөһим. Коронавирус бик тиз йога торган авыру. Без үзебез дә белмичә аны әллә күпме кешегә йоктырырга мөмкинбез.
Битлекләр кию дөресме? – Битлек кию – ритуал кебек. Без аны кигәнбез икән, димәк, без изоляция режимына игътибарлы, үзебезгә дә, башкаларга да ихтирамлы. Әлбәттә, әгәр авыру кеше синең янда төчкерсә, битлек кенә коткарып кала алмый...
Әгәр кеше үзен коронавирус белән авырый дип уйласа? – Бу яңа коронавирус “бик кызыклы” дияр идем. 80 процентыбыз аны җиңел формада үткәрәчәк. Әгәр кеше чынлап авырый, аның тән температурасы югары, тамагы авырта, тын алу авырлаша икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин мондый уйлар куркудан, борчылудан гына килсә, уйларны башка юнәлешкә борырга, игътибарны гаиләгә, балаларга, кызыклы шөгыльгә юнәлтергә кирәк. Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсем килә: ни өчен Германиядә бу инфекциядән үлүчеләр аз? Чөнки бу халык бик дисциплиналы. Алар изоляция режимының барлык таләпләрен үти. Шуңа безгә дә моңа җитди карарга кирәк.
Коронавирусны ничек дәвалыйлар? – Аны бары вакцина гына җиңә алачак. Аны эшләү өстендә күп галимнәр шөгыльләнә. Әле коронавирусның билгеләрен киметеп кенә дәвалыйлар. Җәй көне кояш нурлары күбәйгәч, эпидемия бетүгә таба юнәлеш алуына өмет бар.
Тәмәке тарту һәм алкоголь коронавируска ничек йогынты ясый? – Тәмәке тартучының коронавирустан гына түгел, башка авырулардан да тизрәк үләргә “мөмкинлекләре” күбрәк. Шуңа әле тәмәкедән баш тарту өчен яхшы сәбәп һәм этәргеч бар. Алкогольдән шулай ук. Каты алкогоь белән ишек тоткаларын, башка өслекләрне эшкәртергә була.
Коронавирус белән бер тапкыр авырган кеше аны тагын йоктыра аламы? – Әлбәттә. Без бит грипп һәм ОРВИны кабат йоктырабыз. Бу да вируслы авыру. Кемдер төчкергән кеше яныннан үтеп киткәндә, аны йоктырып, сизмичә дә үткәрергә һәм гомерлек иммунитет алырга мөмкин. Ә кемдер кабат-кабат авырырга...
Коронавирус эпидемиясе үткәч, тормыш нинди булыр? – Тормышыбыз, һичшиксез үзгәрәчәк. Без көчлерәк булырбыз, дип уйлыйм. Җаваплырак һәм игътибарлыракка әйләнербез. Әле үк бу хакта уйлый башларга киңәш итәм. Вирустан соң кая барырбыз? Нинди яңа технологияләрне үзләштерергә, илебез, республикабыз алга барсын өчен нинди эшләр башкарырга кирәк булыр? Моны әле үк уйлый башласак иде.
Фото: Medincon.ru
Читайте нас