+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 Апреля 2020, 12:20

Коронавирус: республикада хәл нинди?

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе республикада янә 22 кешедә ачыкланган. Ике кеше үлгән. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе республикада янә 22 кешедә ачыкланган. Ике кеше үлгән. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.
Вафат булганнарның берсе – 63 яшьлек ир кеше, аның бик күп башка авырулары булган: анемия, хроник бронхит, йөрәкнең ишемик авыруы һәм башкалар. Икенче үлгән пациент – 73 яшьлек хатын-кыз. Ул "онкология" дигнозы белән, өстәвенә, шикәр чире һәм йөрәк авыруы да булган.

Шулай итеп, республикада к-вирус йоктыручылар саны 129га җитте. Җиңел формада авыручы 15 пациент амбулатор дәвалана. К-вирус инфекциясенә шик белән 235 кеше күзәтү астында, аларның 11е - бала.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы урынбасары Мария Скотарева әйтүенчә, республикада 20838 кеше к-вирус инфекциясенә тикшерелгән. Аларның 1503е – ОРВИ, 1129ы пневмония белән, 2451 кеше авыручылар белән бәйләнештә булган.
Брифингта сораулар да ишеттерелде.
Республика дәваханәсендә хәлләр нинди? – Анда эш мохиты. Барлык пациентлар да беренчел диагнозлары буенча дәвалану ала. Коронавирус ачыкланучыларга тиешле дәвалану үткәрелә. Дәваханә барлык саклану чаралары, дарулар белән тәэмин ителгән.
“Аллоплант” тиздән обсерваторга әйләнәчәк, диләр. Шул дөресме? – Әйе, федераль дәрәҗәдәге учреждениеләрне изоляторга әйләндерү турында күрсәтмә бар. БДМУ клиникасы йогышлы авырулар госпиталенә әйләнәчәк.
“Аллоплант”ның бер хезмәткәренең учреждениедә бернинди саклану чаралары булмавы турындагы мәгълүматы социаль челтәргә эләкән. – Йогышлы авырулар дәваханәсендәге кебек шартларның булуы анда кирәк түгел. Изоляторга авырмаучы, бары тик бәйләнештә булган кешеләр генә урнаштырыла. Аларда ниндидер билгеләр күзәтелә башласа, алар шунда ук күчерелә.

Башкортстан Башлыгы республикага үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары кайтуы турында пост урнаштырды. Кешеләрдә сорау туды: алар район дәваханәләренә дә биреләчәкме? – Әйе. Кимендә 200 аппарат алу планлаштырыла. Алар авыр хәлдәге пациентлар булган дәваханәләргә җибәреләчәк.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Читайте нас