+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 Апреля 2020, 13:15

Республика дәваханәсе табиблары вахта режимында эшли

Республикада коронавирус белән авыручыларның 14е – республика клиник дәваханәсендә. Аларның 8е – табиблар. Шулай итеп, табибларның кайберләре үзләре дә пациентларга әйләнә башлады. Карантинга ябылган, җиңел булмаган шартларда эшләүче республика дәваханәсенең медицина хезмәткәрләрен күп сораулар борчый. Бүген чираттагы брифингта аларга җаваплар ишеттерелде.

Республикада коронавирус белән авыручыларның 14е – республика клиник дәваханәсендә. Аларның 8е – табиблар. Шулай итеп, табибларның кайберләре үзләре дә пациентларга әйләнә башлады. Карантинга ябылган, җиңел булмаган шартларда эшләүче республика дәваханәсенең медицина хезмәткәрләрен күп сораулар борчый. Бүген чираттагы брифингта аларга җаваплар ишеттерелде.
Карантин шартларында эшләүче медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакы ничек түләнәчәк? – Әле дәваханәдә эшләүчеләр вахта режимына күчә. Бу хактагы килешүгә кул куярга кирәк. Алар ничә көн, ничә сәгать эшләгән, шулкадәр ял итәчәк. Эшләгән һәр сәгать өчен түләнәчәк. Ял көннәре өчен түләнмәячәк, ял көннәре соңыннан, вахта режимындагы кебек булачак. Кемнәр дәваханәнең “чиста” зонасында эшли, аларга хәвефле шартларда эшләгән өчен элеккечә 10 процент өстәмә түләү булачак, “пычрак” зонада эшләүчеләр йогышлы авырулар дәваханәсендәге кебек 15 процент алачак.
14 көн карантиннан соң к-вирус ачыкланмаган очракта республика дәваханәсе хезмәткәрләре өйләренә җибәрелеп, ялга китә аламы? – Әйе, карантин тәмамлану белән вахта да тәмамлана, дигән сүз. Теләсә, алар чираттагы отпускларын вакытыннан алда алырга да мөмкин. Әгәр к-вирус ачыкланса, изоляциядә булырга кирәк булачак, больничный ачылачак.
Өстәмә түләүләр ничек булачак? – Коронавируслы шартларда эшләгән өчен төбәктә каралган өстәмә түләүләр булачак. Һәр хезмәткәргә аның ничә сәгать, нинди шартларда эшләвенә карап, индивидуаль караш булачак. Федераль түләүләрдән аермалы буларак, республикада Радий Хәбиров указы белән хәвеф өчен дә түләү каралган.
Республика дәваханәсе эшен соңыннан нинди статуста дәвам итәчәк? – Ул 3нче дәрәҗәдәге стационар булды һәм булачак. “Пычрак” зонада эшләргә теләүчеләр генә эшләячәк.
Әгәр табиб куркыныч зонада эшләргә теләмәсә? – Димәк, ул “чиста” зонада эшләячәк.
Хезмәткәрләргә өстәмә уку оештырыламы? – Әйе. Ул дистанцион форматта.
Медицина хезмәткәрләренә психологик ярдәм күрсәтеләме? – Әйе. Ләкин әле психологка мөрәҗәгать иткәнен ишеттерергә теләмәүчеләр бар. Бу өлкәдә без әле Көнбатыштан аерылабыз.
Йогышлы авырулар белән эшләргә теләүче табибның хроник авырулары булса? – Мондый эшкә кабул ителү алдыннан медицина хезмәткәрләренә медицина тикшеренүе оештырыла. Хроник авырулары булганнар “чиста” зонада гына эшли ала. Хезмәткәрләрнең сәламәтлеге бик мөһим.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас