Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыручыларның 20 яңа очрагы расланган. Шулай итеп, Башкортстанда бу инфекция 149 кешедә ачыкланды. 9 кеше савыгып чыккан. 5 пациент үлгән. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, республикада әле 336 кеше коронавирус инфекциясенә шик белән күзәтү астында. Алар арасында 10 бала.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак Башкортстанда бүгенге көнгә 24881 кешенең коронавирус инфекциясенә тикшерү үтүен хәбәр итте. Соңгы тәүлектә 1900 кеше тикшерелгән. Лабораторияләр куәтен арттыра, алдагы көннәрдә тәүлегенә 2000 кешегә кадәр тест үтә алачак. Иртәгәдән – Стәрлетамакта, алдагы атнадан Белоретта да лабораторияләр эшли башлаячак.
Тагын бер яңалык – хәзер тикшерү нәтиҗәләрен чит төбәктәге лабораториягә җибәреп, расланганын көтәргә кирәкмәячәк, соңгы нәтиҗә гигиена һәм эпидемиология үзәгендә билгеле булачак. Бу эшне тизләтергә ярдәм итә.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстандагы идарәсе вәкиле Венер Изикаев әйтүенчә, дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 199874кә җиткән. Русиядә бу авыруны 24490 кеше йоктырган. Соңгы тәүлектә авыручылар 3388 кешегә арткан. 1986 кеше савыккан, 198е үлгән.
Уфада карантинга ябылган яисә эшләре чикләнгән дәваханәләр – Республика клиник дәваханәсе, 21нче, 8нче, 22нче дәваханәләр. Районнарда – Бөре, Октябрьский, Салават, Ишембай дәваханәләре.