+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 апрель 2020, 11:50

Бер тәүлектә 42 авыруга арткан

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны артты.

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны артты.

СтопКоронавирус.рф мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә төбәктә COVID-19 белән зарарлануның 42 яңа очрагы ачыкланган. Хәзерге вакытта республикада барлыгы коронавирус белән авыруның 191 очрагы теркәлде.

Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Ул төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына к-вирус йоктырган авыруларны күбрәк ачыкларга кушты. Бу, аның сүзләренә караганда, төбәктә пандемияне тизрәк җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.

— Без күбрәк ачыклаган саен бу хәлдән тизрәк котылачакбыз. Бүген 191 кеше, әлбәттә, күп, әмма вакытында тиешле эшләрне оештырмасак, саннар дистәләрчә тапкыр күбрәк булыр иде, — дип белдерде Радий Хәбиров.

Фото: горобзор
Читайте нас