+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 апрель 2020, 11:55

Грипп белән ешрак авырый башлаганбыз...

Ә менә ОРВИ очраклары Башкортстанда азайган.

Ә менә ОРВИ очраклары Башкортстанда азайган.
Үткән елдагы белән чагыштырганда, быел ОРВИ йоктыручылар 2440 кешегә азрак. Республика медицина мәгълүмат-аналитик системасында бүген "ОРВИ" диагнозы белән 4653 пациент теркәлгән.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, Башкортстанда быел беренче кварталда пневмония авыруыннан 14 кеше үлгән. Үткән елдагы белән чагыштырганда, бу җидегә кимрәк.
Быел үткән елга караганда пневмония йоктыру очраклары сирәгрәк булуы да билгеләнә. Ә менә грипп белән авыру очраклары арткан. Үткән елда бу диагноз 683 кешегә куелса, быел беренче кварталда авыручылар саны гына да ике тапкыр арткан – 1027 кеше.
Фото: pixabay.com
Читайте нас