+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 апрель 2020, 13:35

Иртәгә Таиландтан турислар кайтачак...

Республикада вафат булган коронавируслы кешеләрнең саны алтыга җитте. Алтынчы пациент Нефтекама дәваханәсендә дәваланган. Коронавирустан тыш, анда башка диагнозлы авырулар да булган. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Республикада вафат булган коронавируслы кешеләрнең саны алтыга җитте. Алтынчы пациент Нефтекама дәваханәсендә дәваланган. Коронавирустан тыш, анда башка диагнозлы авырулар да булган. Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.
Шул ук вакытта тугыз кеше савыккан. Республикада барлыгы 191 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган, аларның 42се – соңгы тәүлектә.
Коронавирус инфекциясенә шик белән 332 кеше күзәтү астында, алар арасында 10 бала бар. Соңгы тәүлектә 32 кеше исәпкә алынган, ике кеше исәптән төшерелгән.
Брифингта белгечләр кешеләрне борчыган сорауларга да җавап бирде.
Соңгы елларда табибларны җәлеп итүгә күп көч салынды. Әле килеп туган хәлдән медицина хезмәткәрләренең эштән китүе күзәтелмиме? – Юк. Табибларыбыз аңлый – дәваханәдән китсәң дә, вирустан качып булмый, аны җиңәргә кирәк. Киресенчә, табибларның артуы көтелә, чөнки әле эшкә урнашмаган ординаторлар да эшкә җәлеп ителәчәк.
Стәрлетамак дәваханәләре әле йогышлы авырулар белән эшли. Башка медицина ярдәме кирәк булган кешеләргә кая мөрәҗәгать итәргә? – Әле барлык медицина учреждениеләре дә ковид-19 шартларында эшли. Стәрлетамакта гына түгел. Әлбәттә, кешеләргә башка медицина ярдәме дә күрсәтелә. Моның өчен поликлиникага яисә "кайнар элемтә" номерына шалтыратырга, табибны чакырырга кирәк. Төнлә ярдәм кирәккәндә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә. Даваханә табиб юлламасы белән генә кабул итә.
Иртәгә республика Таиландтан кайтучы туристларыбызны кабул итәчәк. Алар кайда урнаштырылачак? – Алар обсерваторларда 14 көн күзәтү астында булачак.
Республика дәваханәсендә бер табибның үзенә "пневмония" диагнозы куюы, ләкин диагнозның расланмавы турында хәбәр бар. – Бу хәбәр тикшереләчәк. Табиб, хезмәт вәкаләтләреннән файдаланып, үзенә диагноз куеп, документация булдырырга тиеш түгел. Авырган очракта ул пациентка әверелә һәм медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан
Читайте нас