Бүген чираттагы брифингта Сәламәтлек саклау министрлыгының лаборатор диагностика буенча штаттан тыш белгече Фәнил Билалов коронавируска тикшерү үткәрә башлаячак шәхси лабораторияләр турында сөйләде.
“Медиалаб”, “Лорак”, “Меги” клиникалары теркәлү үткән, тиздән “Лаборатория” дә теркәләчәк. К-вируска тикшерү үтәр өчен бу клиникаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларда инфекция йоктырган кешеләр белән аралашучы, чит илдән, к-вирус буенча имин булмаган шәһәрләрдән кайтучы, әлегә авыру билгеләре күзәтелмәгән кешеләр тест үтә ала.
Анализ борыннан һәм тамактан алына. Хакы - 1200-1900 сум. Анализ тапшырыр алдыннан килешү төзергә һәм анкета тутырырга кирәк.
Брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова к-вирусны кисәтү өчен һәркемгә үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакырды. Әгәр дә бер генә тапкыр кинәт тән температурасы күтәрелеп алды икән, табибка мөрәҗәгать итү мотлак.
Фото: pixabay.com