+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 апрель 2020, 08:37

Республикада к-вируска тест үткәрү өчен тагын 2 лаборатория ачылачак

Бу — анализларны тизрәк эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстанда коронавируска тестларны тикшерү өчен тагын ике лаборатория ачылачак. Бүген шундый лаборатория Стәрлетамакта ачылса, киләсе атна ахырында Белоретта ачылу планлаштырыла.

Шулай итеп, хәзер республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе тестларны Мәскәүгә җибәрми, ә үзе раслый яисә кире кага.

Бу биологик пробаларны эшкәртү тизлеген арттыра һәм, нәтиҗәләрне алып, клиник карарлар кабул итүнең оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.

Үткән тәүлек эчендә к-вирус белән янә 20 кеше зарарланып, Башкортстанда яңа төр вирус белән авыручылар саны 149га кадәр арткан иде.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас