+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 апрель 2020, 14:55

Табиблар, без сезгә ышанабыз!

Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән чираттагы брифингта опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты, республика Башлыгының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе Аскар Абдразаков катнашты.

Ул республикада яшәүче халыкка үзизоляция чараларын бозмыйча, өйдә утырырга кушып, мөрәҗәгать итте. Шулай ук, брифингта опера һәм балет театры артистлары яздырган видеоролик та күрсәтелде.
Аскар Абдразаков республикада яшәгән барлык иҗади кешеләрне, артистларны #ВместепротивCOVID02#Башкортостан хештегы астында үткән акциядә катнашырга чакырды. Бу акция әлеге көндә алгы сызыкта эшләгән безнең медицина хезмәткәрләренә рухи яктан ярдәм йөзеннән үткәрелә. Акциядә катнашыр өчен кызыклы һәм үзенчәлекле номер яздырып, #ВместепротивCOVID02#Башкортостан хештегы астында үзеңнең социаль челтәрләр битендә урнаштырырга һәм аның сылтамасын vmesteprotiv COVID02@gmail.com адресы буенча җибәрергә кирәк.
— Кадерле табиблар! Бүген сез алгы сызыкта. Без сезгә батырлык һәм сабырлык телибез. Без, мәдәният һәм сәнгать кешеләре, сезгә рухи яктан ярдәм итәргә телибез. Без сезгә ышанабыз! — диде Аскар Абдразаков.

Фото: 31tv.ru
Читайте нас