+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 апрель 2020, 15:05

Башкортстан афәткә каршы

Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктырган янә ике пациент вафат булды. Гомумән алганда, авыручылар саны 252гә җитте, тәүлек эчендә 39 кешегә артты. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының көндәлек брифингында министр Максим Забелин хәбәр итте.

Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктырган янә ике пациент вафат булды. Гомумән алганда, авыручылар саны 252гә җитте, тәүлек эчендә 39 кешегә артты. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының көндәлек брифингында министр Максим Забелин хәбәр итте.

Пациентларның берсе баш мие шеше белән интеккән һәм аның химиотерапия ысулыннан дәвалану фонында коронавирус инфекциясе өстәлгән.

Икенче пациент та хатын-кыз, аның миелома чире цбулган, өстәвенә, ул вируслы пневмония белән авырган. Шулай итеп, республикабызда яңа коронавирус ун кешенең гомерен алып китте. Республикада бу авыруны җиңүчеләр саны - 14.

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак әйтүенчә, соңгы тәүлектә 36714 тикшеренү үткәрелгән.

Брифингта белгечләр сорауларга да җавап бирде.
"Кичә Банконгтан кешеләр кайтканлыгы һәм аларның обсерваторга урнаштырылуы билгеле булды. Алар анди шартларда анда яши?"

- Һәркемнең хәле канәгатьләнерлек, анда сәламәтлек торышын күзәтүче медицина хезмәткәре бар. Туклану оештырылган, бу - кунакханә-профилакторий. Яшәү, көнкүреш өчен кирәкле барча шартлар да бар, — дип аңлатты министр.

Ул, шулай ук, обсерватордан 6 кешенең сәламәтләнеп чыгуын әйтте. Аларда авыруның бер билгесе дә ачыкланмаган.

"Кушнаренко районында коронавирус инфекциясе табылу белән, дәваханәдә табибларга яшәү шартлары, юк дигән мәгълүмат чыкты: аларны ашатмыйлар, табибларның махсус киемнәре юк һәм башкалар. Бу дөресме?"

- Мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Хәзер тикшерү үткәрәбез. Без шәхси саклану чаралары барлыгын, медицина хезмәткәрләре өчен дәвалау һәм көнкүреш шартлары буенча кирәкле барлык чараларның күрелүен карыйбыз.

- Шуны гына әйтәсем килә: республикада шәхси саклану чаралары бар һәм алар җитәрлек. Медицина оешмалары җитәкчеләре биргән гаризалар буенча алар җибәрелгән. Бездә бу уңайдан көн саен мониторинг үткәрелә. Шуңа күрә кайда нәрсә җитмәгәнен без күрәбез һәм шул көнне бу проблеманы зәл итәбез, - диде Максим Забелин.


Читайте нас