Башкортстанның Аскын районында лабораториядә расланган коронавирус инфекциясе белән авыруның беренче очрагы теркәлде. Бу турыда үзәк район дәваханәсе баш табиб урынбасары Раушания Усманова хәбәр итте.
— Мин — зур тәҗрибәле табиб. Бөтен хезмәт эшчәнлегем Аскын үзәк район хастаханәсе белән бәйле. [...] Үз-үзебезнең сәламәтлегебезне саклыйк! Иң мөһиме - үзизоляция режимын саклау, аралашу — бары тик телефон аша гына, кибеткә йөрүләрне чикләү. Мөһим булса, өйгә медицина ярдәме чакыртырга! Сәламәт булыгыз! Үзегезне саклагыз! — ди Раушания Усманова.
Шулай ук табиб яңа коронавирус инфекциясенең билгеләрен әйтеп китә. Вирусны йоктырмас өчен киңәшләр бирә.
Фото: askinskajanov.rbsmi.ru сайтыннан.