Бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада коронавирус белән авыруның статистикасын хәбәр итте.
12 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, бер тәүлек эчендә төбәктәяңа инфекция эләктерүнең 52 очрагы ачыкланган. Гомумән алганда, Башкортстанда COVID-19 авыруының 347 очрагы исәпләнә. Хәзерге вакытта 9 091 кеше үзизоляциядә, 247 пациент — стационар, 74 кеше амбулатор дәвалауда. Пандемиянең бөтен чорында 20 кеше савыккан.
Шулай ук бүгенге көн иртәсендә имин булмаган төбәкләрдән килгән 914 кеше ОРВИ диагнозы белән дәваханәгә озатылган. Хәзерге вакытта обсерваторда чит илдән килгән 67 кеше күзәтелә, аларның 18е — балигъ булмаган бала, 5 кеше инде обсервация узган.