“Общее дело” хәйрия фонды Башкортстанның 11 район һәм шәһәр дәваханәләре өчен һава рециркуляторлары алды.
Кешеләр булган биналарны зарарсызландыручы җиһазлар Нефтекама, Агыйдел, Октябрьский шәһәрләренә, Илеш, Туймазы, Яңавыл, Краснокама, Калтасы, Дүртөйле, Бакалы, Шаран районнарына кайтарылды.
– Мондый хәлдә беркем дә читтә кала алмый һәм калырга тиеш тә түгел. Әлеге вакытта һәр ярдәм мөһим. Рециркуляторлар пандемия вакытында да, аннан соң да кулланылырга мөмкин, – диде фонд җитәкчесе һәм Нефтекама сайлау округыннан Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов.
Фонд Нефтекама, Октябрьский, Илеш, Туймазы полиция хезмәткәрләренә берничә тапкыр кулланыла торган берничә йөз битлек тә җибәрде.
Фото: yakutsk.ortomir24.ru