+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 апрель 2020, 09:24

Коронавирус күзләрне зарарларга мөмкин

Белгечләр СOVID-19 вирусыннан саклану өчен юылмаган куллар белән авыз, борын, күзгә кагылмаска киңәш итә. Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә бүлеп чыгарган кисәкчекләр авыз-борыннан гына түгел, күздән дә эчкә үтеп, иммунитетны какшата ала икән. Күзләрне дә зарарлый бу вирус.

Белгечләр СOVID-19 вирусыннан саклану өчен юылмаган куллар белән авыз, борын, күзгә кагылмаска киңәш итә. Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә бүлеп чыгарган кисәкчекләр авыз-борыннан гына түгел, күздән дә эчкә үтеп, иммунитетны какшата ала икән. Күзләрне дә зарарлый бу вирус.

– Һава-тамчы, һава-тузан аша күчүче вируслар күзгә дә эләгә. Алар исә күзнең лайлалы катламында ялкынсыну – конъюнктивит китереп чыгара. Моңа коронавирусны да кертергә мөмкин, – ди белгечләр.
Дөрес, фолликуляр конъюнктивит таҗлы вирусның беренче төп билгесе түгел. Авыру кешедә күбрәк югары температура, йөткерү, төчкерү һәм башка билгеләр килеп чыга. Аннан соң гына күз зарарланырга мөмкин: кызара, шешеп чыга, эренли, яшьләнә. Кытай белгечләренең февраль аенда үткәргән тикшеренүләре күрсәткәнчә, коронавирус белән авыручы 30 пациентның берсендә фолликуляр конъюнктивит билгеләре күренгән. Англиядә 1100 пациентның 9ында конъюнктивит күзәтелә. Америкада исә ул 1дән 3 процентка кадәр авыруларда ачыкланган, дип яза vatantat.ru.

Белгечләр әйтүенчә, фолликуляр конъюнктивит җиңелчә башланып, соңрак көчәергә дә мөмкин. Шуңа күрә үз белдегең белән дәваланмыйча, табибка барырга, өйдә чир башкаларга да күчмәсен өчен саклану чарасы күрергә кирәк. Әйтик, сөлге, урын-җир әйберләре аерым булырга тиеш.
– Бу әле чирнең күтәрелеш чоры гына, май бәйрәмнәреннән соң, авыручыларның тагын да артуы ихтимал, – ди табиблар. – Күзне вирустан һәм төрле чирләрдән саклау өчен биткә, күз тирәсенә кагылмаска киңәш итәбез. Биткә кагылу, күзне ышку, чәчне сыпырып кую, кызганыч, безнең гадәткә әйләнгән. Глаукомадан көн саен күзенә тамчы тамызган пациентлар бар. Алар башта кулларын яхшылап юсын, аннары гына тюбикны алсын иде. Гаиләдә ике кеше күзгә тамчы тамызса, тюбиклар аерым булырга тиеш. Күзлек киючеләргә дә күзлекне даими сөртеп торырга киңәш итәбез. Аны чиста кул белән генә тотыгыз. Күздә авыру билгесе булса, контактлы линза киюне бөтенләй туктатып торырга кирәк.
inzacity.ru
Читайте нас