20 апрель көнне Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре һәм пациентларының 14 көнлек карантины тәмамланды. Бүгенге көннән алып хезмәткәр өчен 2 атналык үзизоляцияләнү чоры башланды.
Шул вакыт эчендә алар яшәү урыны буенча хастаханәләрдә медицина күзәтүе астында Русия Федерациясе баш санитария табибы Анна Попованың күрсәтмәләре һәм карарлары белән билгеләнгән тәртиптә булачак. Өй шартларында үзизоляцияләнү мөмкин булмаса, аларга изолятор шартларында Күз һәм пластик хирургия үзәгендә, яки Республика тире-венерология диспансерында булу тәкъдим ителәчәк.
Шул ук вакытта "кызыл зона”да булмаган хезмәткәрләргә к-вирустан 2 тискәре нәтиҗә алгач кына эшкә барырга рөхсәт ителәчәк. Бу азык-төлек блогы, даруханә һәм техник хезмәтләргә кагыла.
Хәлләре начараюы турында мөрәҗәгать иткән хезмәткәрләр Республика клиник хастаханәсендә дәвалануда калырга мөмкин яисә авыру профиле буенча башка медицина оешмаларына күчерелергә, яки дәвалануны һәм күзәтүне дәвам итү өчен яшәү урыны буенча участок табиб-терапевтларына күзәтү астына тапшырылырга мөмкин.
Бүгеннән алып 14 көнлек карантинны тәмамлаган һәм к-вируска тикшеренүләрнең 2 тискәре нәтиҗәсен алган Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре һәм Уфаның башка медицина оешмалары арасыннан медицина хезмәткәрләре бригадалары эшкә кереште.
Бригадалар төп авыру торышы һәм COVID-19 белән авырган пациентларга медицина ярдәме күрсәтәчәк. Бүгенге көндә мондый пациентлар 150дән артык кеше, шуларның 34ендә COVID-19 диагнозы расланган.
Хастаханәдә “кызыл” һәм “яшел” зоналар булдырылган. Шулай ук хезмәткәрләр өчен костюмнар һәм башка индивидуаль хәвефсезлек чаралары булган шлюзлар җиһазландырылган. “Кызыл зона”да эшләүчеләр 2 атналык вахтада калачак. Ә “Яшел зона” хезмәткәрләренә өйгә кайтырга мөмкин булачак.
Республика дезинфекция үзәге белгечләре хастаханәдә дезинфекция үткәрде. Заманча җиһазлар ярдәмендә “Ди-хлор” һәм “Хлорэксель” препаратларын кулланып, 8,3 мең квадрат метр хастаханә мәйданы дезинфекцияләнде.
23 апрельдән 5 майга кадәр хастаханә Уфа шәһәре һәм Үзәк медицина округы контактлы пациентлар өчен генә эшләячәк. Ә 6 майдан 31 майга кадәр Республика клиник хастаханәсе бөтен республика халкы өчен ишекләрен ачачак.
– Ерып чыктык. Җиңел булмады. Табибларга гына түгел, пациентларга да авыр булды. Киңәш биргәннәргә аерым рәхмәт. Эчтә калганнарга аңлаулары һәм ярдәмләшкәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Тормыш дәвам итә һәм барысы да яхшы булачак! – дип ассызыклады Республика клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге һәм санитария авиациясе бүлеге мөдире Феликс Сакаев.