Русия Хөкүмәте карары белән республика бюджетына 1,2 миллиард һәм 831 миллион сум күләмендә ике транш бирелә.
Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу чараларга кислород белән тәэмин итү системасын үткәрәчәкләр, коронавируслы авыруларга ярдәм күрсәтүче дәваханәләрнең койкалар фондын җиһазлаячаклар, индвидуаль саклану чаралары алачаклар.
861,7 миллион сумга җиһазлар кайтаруга килешүләр төзелгән дә инде. 341,3 миллион сумлык килешүләр төзелү стадиясендә.
182 данә ясалма сулыш алдыру аппараты, 28 фибробронхоскоп, 51 күчмә рентген аппараты, 51 УЗИ аппараты, 22 плазма стерилизаторы, кандагы газларны ачыклау буенча 35 аппарат, пациентлар өчен 232 монитор, 35 гематология анализаторы, 8 компьютер томографы һәм башка җиһазлар алу планлаштырыла.