"Бердәм Русия" партиясенең "Табибларга рәхмәт" проекты кысаларында Уфаның 13нче шәһәр клиник дәванәсенә "Lada Vesta" автомобиле тапшырылды. Проект бөтен ил буенча сәламәтлек саклау департаментының транспорт хуҗалыкларына йөкләнешне киметү өчен гамәлгә ашырыла. Узган атнада Уфаның 21нче дәваханәсенә "Lada Largus" машинасы тапшырылган иде.
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретареның беренче урынбасары Константин Толкачев сүзләренә караганда, транспорт сатып алу өчен акча, сайлауларны уздыру чыгымнарын кыскарту, идарә чыгымнарын киметү һәм пандемия шартларында гражданнарга һәм табибларга максатлы ярдәм күрсәтү өчен акчаларны яңадан бүлү исәбенә партия линиясе буенча федераль үзәктән кергән. Партия акчасы төбәкләргә 2-3 берәмлек техника сатып алу өчен бирелә.
- Автомобильләргә кытлык барлык муниципалитетларның диярлек дәваханәләрендә күзәтелә, - диде парламент спикеры.
Аның сүзләренә караганда, хәйрия кысаларында башка медицина учреждениеләренә, шулай ук волонтерларга өстәмә автотранспорт бирү мөмкинлеге карала.