Теләсә кайсы эпидемиянең башланып киткән ноктасы бар: нинди дә булса кешенең йогышлы табигый чыганак белән элемтәгә керү мизгеленнән алып, башка кешеләрне зарарлап, дөньяви күләмдә пандемия ясавына кадәр. Шул беренче зарарланган кешене "нуленче пациент" дип атыйлар.
Ә республикада вирус инфекция чыганагы кем булган? Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак сүзләренә караганда, Республика клиник хастаханәсендә уңайсыз вәзгыять корбаны була. "Роспотребнадзор"ның эпидемиологик тикшеренүе мәгълүматлары буенча, к-вирус белән беренче зарарланучы республика хастаханәсенә нәкъ февраль аенда барып эләгә. Пациентның хәле авыр була.
— Февраль аенда ул пациентның инфекция чыганагы булуын фаразлый алмадык, чөнки ул вакытта үзизоляция һәм югары әзерлек режимы кебек чаралар җәелдерелмәгән иде, — ди Анна Казак.
22 апрельгә республикада коронавирус белән авыручы 396 кеше теркәлгән (+25 кеше). 38 кеше савыккан, 14е үлгән.